27 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Юрий Камалтынов: «Татарстан тәҗрибәсе Россиянең яңа регионнары өчен күп яктан кызыклы»
Бүген Кырым Республикасы Дәүләт Советында (Симферополь шәһәре) Россия Закон чыгаручылар советының Россия Федерациясенең яңа субъектларын РФ хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы булды.
-
Яңалыклар
«Апуш»лар кабат беренче
Бөтендөнья театр көнендә «Апуш» татар балалар театры студиясе зур җиңү яулады. Алар «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән (җитәкчеләре Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Шәйхетдинова) «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр фестивалендә Гран-прига ия булды.
-
Яңалыклар
«Авызыгызны ачмагыз!»: Дәүләт Думасында мошенникларның яңача алдау ысуллары турында сөйләделәр
Мошенниклар поликлиника, иминият компаниясе, шулай ук Бердәм медицина мәгълүмат-анализ системасы (ЕМИАС) хезмәткәрләре буларак шалтырата башлаган.
-
Яңалыклар
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контрактны ешрак яшьләр имзалый башлаган
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контрактны ешрак яшьләр имзалый башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.
-
Яңалыклар
Ни өчен эш урынында тамак ялгауның зарарлы булуын аңлаттылар
Онищенко хезмәткәрләргә эш урынында тамак ялгауны тыюны хуплаган.
-
Яңалыклар
МАХта күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә тиз генә ярдәм итү сервислары пәйда булган
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы МАХ мессенджерында күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә тиз генә ярдәм итү сервисларын эшләтеп җибәргән.
-
Яңалыклар
Халыкның стационар телефоннарга кире кайтуын аңлаттылар
Россиядә стационар телефоннарга кызыксыну артса да, халыкның массакүләм төстә аларга кире кайтуы көтелми. Эксперт Антон Аверьянов «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Җәмгыять
Иң яхшы татар теле укытучысы Резидә Курамшина: «Безнең эштә нокта куярга ярамый»
Тел – математика түгел, аралашу чарасы. «Ел укытучысы» республика бәйгесендә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып танылган Резидә Курамшина, дәрестә кагыйдә өйрәтеп кенә татарчага өйрәтеп булмый, дигән фикер белән килешә.
-
Интервью
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: «Мосафирның догасы кабул була»
Юлга чыкканда, «бисмилла»ңны әйтергә онытма! Олы юлга кузгалучыга туганнары әйткән сүзләр генә түгел бу, динебез дә шулай куша.
-
Яңалыклар
Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән митингларда катнашу өчен җаваплылык турында искәртте
Россия Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән акцияләрдә катнашу өчен җаваплылык турында кисәтте һәм гражданнарны мондый чараларга чакыруларны санга сукмаска өндәде. Бу мәгълүмат министрлык сайтында пәйда булды.
-
Яңалыклар
Россиялеләрне фатирда кондиционерны законсыз урнаштырган өчен штраф турында кисәттеләр
Россиядә күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә үз белдеге белән кондиционер урнаштырган өчен административ җаваплылык яный. РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
СИБУР Түбән Кама шәһәрен театр башкаласы итәчәк
27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Кама чын мәгънәсендә театр башкаласына әвереләчәк.
-
Яңалыклар
Алексей Песошин Росгвардия хезмәткәрләрен ведомствоның 10 еллыгы белән котлады
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Ратушасында Росгвардия хезмәткәрләрен ведомствоның 10 еллыгы һәм Россия хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 215 ел тулу белән котлады.
-
Яңалыклар
Сабаның «Игенче» җәмгыяте татар КВН лигасының зур фестивалендә җиңде
Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Мәктәп укучыларыннан алып авыл хезмәтчәннәренә кадәр катнашкан юмор бәйгесендә Сабадан җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте Гран-при иясе булды.
-
Яңалыклар
Татарстанда фатирда яшәүче йорт хайваннары санын чикләргә тәкъдим иттеләр
Татарстанда күп фатирлы йортларда йорт хайваннарын тоту нормаларын кертү мөмкинлеге карала. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.